Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубай умартачылары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бал кортларын ничек сакларга икәнен хәл иттеләр

Иске Ильдерәк мәдәният йорты базасында умартачылар семинары узды

Бер киңәшмә мәйданчыгында умартачылар, шулай ук эшчәнлекләре әлеге тармак белән бәйле авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм ведомстволары җитәкчеләре, агрономнары, УСХиП белгечләре җыелды.

Семинар-киңәшмәне район башлыгы Камил Гилманов ачты.

– Иң мөһиме – инвесторларга һәм умартачыларга эшне бергәләп алып бару, – дип билгеләп үтте ул. – Районда умартачылыкны үстерү өчен мөмкинлекләр яхшы: урманнар, болыннар бар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә кырларга сиптерү чарасын, бал кортларын агуланудан саклау өчен, умартачылар белән катгый килешеп эшләргә кирәк. Хәзерге вакытта чәчүлекләрне эшкәртү өчен күп төрле, шул исәптән биологик препаратлар бар, бал кортларына зур зыян китермәгәннәрен сайлап алырга мөмкин.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов тармак үсеше перспективаларын яктыртты, умартачылык эшчәнлегенең төп күрсәткечләренә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы йөкләмәләре исемлегенә тукталды. 

2024 елның беренче гыйнварына районда 3818 умарта булган 293 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә.

2024 ел уңышы өчен чәчүлек мәйданнарының планлы структурасы белән район авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Фәндәс Гафиятуллин таныштырды.

Районның сөрү җирләре барлыгы 81472 гектар тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы культуралары чәчү өчен 73801 гектар бүлеп бирелгән.

Чыгыш ясаучы ассызыклаганча, мул уңыш формалаштыру өчен авыл хуҗалыгы культураларының күп өлеше өчен бөҗәкләр, беренче чиратта, бал кортлары ярдәмендә серкәләндерү таләп ителә. Алар шулай ук кыргый үсемлекләрне дә серкәләндерәләр, шуның белән күп төрле үсемлекләрнең орлык формалашуын тәэмин итәләр. Авыл хуҗалыгы культураларына зыян китерүче бөҗәкләргә каршы химик саклану чаралары кулланыла, алар саксыз кулланылганда, бал кортларына эләгеп, аларны үтерәләр яки яшәү көчен алалар. Бу гади раслаулардан бал кортлары, культуралы үсемлекләрнең уңдырышлылыгы һәм үсемлекчелектә җитештерү технологияләре арасында үзара бәйләнеш килеп чыга. Бал кортларын авыл хуҗалыгында куллану нәтиҗәлелеге 1гә 10 дип бәяләнә: 1 сумлык балга үсемлекчелектә өстәмә җитештерелгән 10 сумлык уңыш туры килә. Фәнни мәгълүматлар буенча, бал кортларын карабодай басуларында куллану уңышны – 30 процентка, көнбагышны – 45 процентка, рапсны 50 процентка кадәр арттыра. Моннан тыш, җиләк-җимеш культуралары, аларның бер өлеше, мәсәлән, алмагач һәм груша бал кортлары белән серкәләнмәгәндә йөздән 1 җимеш кенә бирергә сәләтле. Әмма, үсемлекчелектә агулы химикатлар куллану бал кортлары санын шактый киметкән. Бүгенге көндә хәлне төзәтер өчен бердәнбер юл – аграрийлар һәм умартачылар арасындагы үзара хезмәттәшлек.

Ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин умартачыларга бал кортларын маркировкалау һәм исәпкә алу таләпләрен, аларны асрау буенча ветеринария кагыйдәләре турында җиткерде, балны лабораториядә тикшерү кирәклеге турында сөйләде.

Роспотребнадзорның ТР буенча Нурлат ТБ баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов үз чыгышында бал кортларын асрауда төп эпидемиологик таләпләргә тукталды.

«Россельхозүзәк»нең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов бал кортларын саклау максатыннан энтомофиль культуралар үстергәндә биологик препаратлар һәм куркынычсыз технологияләр куллану турында сөйләде. Ул әлеге препаратларны семинарда катнашучыларга күрсәтте.

Чабаксар участок урманчылыгы урманчысы Алексей Данилов үз чыгышында урман хуҗалыгындагы агымдагы вәзгыятькә, урман участокларыннан файдалану кагыйдәләренә һәм янгын куркынычсызлыгына тукталды.

Семинар киңәшмәдә бал сату мәсьәләсен күтәрделәр, умартачылыкны чәчүлекләрне эшкәртүдә кулланыла торган препаратлардан сакларга ярдәм итүче мөһим карарлар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев