Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучысы республика Юристлар көненә иншалар бәйгесендә III урынны алды

Виталий Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Гөлшат Зәйниева ел саен үткәрелә торган юристлар көненә багышланган иншалар бәйгесендә lll дәрәҗә Дипломга лаек булды.

ТР Суд департаменты Идарәсе тарафыннан оештырылган иҗади бәйге Укытучы һәм остаз елына багышланган һәм «Гадел хөкем: А дан алып Я га кадәр» проекты кысаларында үтте.

Бәйгенең оештыру комитетына барлыгы 288 эш тәкъдим ителгән. Катнашучыларның эшләрен бәйге комиссиясе төп критерийлар буенча бәяләде: бәйгенең хокукый тематикасына туры килүе; РФ законнарында кулланыла торган махсус терминологиягә ия булу, авторлык позициясен белдерә белү һәм аңа иҗади якын килү. Гөлшат Зәйниева рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Воронина җитәкчелегендә биремне бик яхшы үтәде – жюри аның эшен иң яхшылар арасында билгеләп үтте. Нәтиҗәдә, Аксубай укучысы өченче урынга лаек булды.

Бүләкне Гөлшатка район суды бинасында тапшырдылар, укуда һәм иҗади эштә уңышлар теләделәр. Укучының остазы Елена Воронинага район суды хезмәткәрләре рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев