Аксубай укучыларының каникуллары кызыклы уза
Алар туган якны өйрәнү музеена килделәр.
– Балалар өчен музей – ул яңа һәм гадәти булмаган нәрсәләрне белү мөмкинлеге, – ди учреждение директоры Наталия Куштукова. – Бүген бездә 2 нче Аксубай урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары кунакта.
Мәктәп укучылары өчен танып белү экскурсиясе үткәрделәр, аның барышында аларга төбәкнең үткәне турында сөйләделәр. Балалар безнең әби-бабаларыбыз кулланган көнкүреш әйберләре белән танштылар.
Экскурсия ахырында “Аксубай чишмәләре” фильмы күрсәтелде.
Фото: Аксубай туган якны өйрәнү музее архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев