Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары укуга фатиха алдылар

Аксубай православие чиркәвендә мәктәп укучылары һәм студентлар яңа уку елына фатиха алдылар.

Якшәмбе, Изге Богородица бәйрәме көнне, чиркәүдә кеше аеруча күп булды. Өлкәннәр белән бергә биредә мәктәп укучылары һәм студентлар җыелды. Изге гыйбадәт кылу тәмамлангач, Аксубай православие чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев укучылар өчен дога укыды. Укучылар, студентлар һәм аларның әти-әниләре дога кылдылар һәм яңа уку елына руханидан фатиха алдылар.

Гыйбадәтханә рухание балаларны тормышларында яңа җаваплы чор башлану белән котлады һәм сабырлык, тыңлаучанлык һәм фәннәрне үзләштерүдә тырышлык теләде. Гыйбадәт кылганнан соң балаларга һәм аларның әти-әниләренә дин әһеле Александр изгеләндерелгән су бөркеде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев