Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары татар теле буенча республика олимпиадасы призерлары булдылар

Аксубай мәктәпләре укучылары кабат мәктәп фәнен республика дәрәҗәсендә яхшы белүләрен күрсәттеләр.

Иске Мокшино мәктәбе укучысы Зәлинә Минһаҗева һәм аның Карасу мәктәбеннән яшьтәше Миләүшә Зәйниева өчен татар теле буенча 8-11 сыйныф укучылары арасында Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика һәм төбәк этабында катнашу зур уңыш белән тәмамланды. Кызлар республика башкаласыннан олимпиада призерлары булып кайттылар. Олимпиаданың барлык теоретик һәм практик этапларын узып, кызлар туган телне, әдәбиятны яхшы белүләрен күрсәттеләр.

Укучыларның уңышында татар теле һәм әдәбияты укытучылары Наҗия Мирҗанованың (В.Ф.Тарасов исемендәге Иске Мокшино мәктәбе) һәм Розалия Габделвәлиеваның (З.Т. Шәрәфетдинов исемендәге Карасу мәктәбе) хезмәт өлеше зур. Укытучылар укучыларга фәннән тирән белем бирәләр һәм шуның белән бергә туган телгә зур кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбиялиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев