Аксубай укучылары тармак ветераннарын концерт белән сөендерделәр
Балалар сәнгать мәктәбендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара узды.
Балалар янына «Нежность» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тернәкләнү узучы ветераннар кунакка килде. Алар рәсем сәнгате бүлегендә шөгыльләнүче балаларның эшләрен кызыксынып карадылар, яшь рәссамнарны эшләре өчен мактадылар. Концерт программасы ветераннарга бик күп шатлык китерде. Алар балалар башкаруындагы җырларны һәм шигырьләрне зур канәгатьләнү белән тыңладылар, гитарада, фортепианода, аккордеонда уйнаучы яшь музыкантларны хуплап кул чаптылар.
Фото: «Нежность» КЦСОН архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев