Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары танк полигонында хәрби эшкә өйрәнделәр

Район мәктәпләренең унынчы сыйныф укучылары Казан югары танк команда училищесы полигонында булдылар.

Балаларны тормыш иминлеге нигезләре буенча укытучылар һәм Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов озата йөрде. Полигонда унынчы сыйныф укучылары үзләрен чын солдатлар итеп хис иттеләр: алар хәрби эшкә өйрәнделәр һәм Калашников автоматыннан атып карадылар.

Егетләр беренче тапкыр кулларында сугыш коралын тоттылар (ТИН буенча дәресләр вакытында өйрәнү автоматын сүтеп җыюны исәпләмәгәндә) һәм зур тәэсирләр алдылар.

Танк училищесы полигонында практик ату буенча дәресләр егетләр өчен биш көнлек хәрби-кыр җыеннары һәм яшьләрне РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итүгә әзерләү кысаларында оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев