Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары Россия армиясендә хезмәт итү турында якташларыннан белделәр

Емелькино урта мәктәбендә Батырлык дәресе үтте.

Балалар белән очрашуга әлеге мәктәпнең элеккеге шәкерте, Россия армиясендә контракт буенча хезмәт итеп кайткан егет Артем Михайлов килде.

Берничә ел элек Артем үзе дә бу мәктәптә парта артында утырган егет. Яшь армиячеләр командасы белән ул берничә тапкыр район данын хәрби-гамәли спорт төрләре буенча зональ, республика смотрларында яклады. Ул армиядә хезмәт итә, аннары контракт хезмәтен уза. Ватанга намуслы хезмәт иткән өчен хәрби часть командованиесеннән бүләкләре дә бар.

Элеккеге солдат укучыларга Кораллы Көчләр сафындагы хезмәте, патриотлык, Ватан алдындагы изге бурыч турында сөйләде. Балалар аңа сораулар бирделәр һәм аның белән аралашып туя алмадылар.

– Артем, элеккечә үк тыйнак, тактик егет булып калган, – Емелькино мәктәбе директоры Алексей Никитин. – Ул бүген дә безнең мәктәп укучылары өчен үрнәк булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев