Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары машина йөртүчеләргә хәрәкәтнең куркынычсыз булырга тиешлеге турында искәрттеләр

Бүген Аксубайда Халыкара юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне кысаларында профилактик акция узды.

Акциядә 3нче Аксубай мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашты.

Юидлылар куркынычсызлык темасына плакатлар һәм рәсемнәр әзерләделәр, автотрассаларда игътибарлырак булсыннар өчен, машина йөртүчеләргә хатлар яздылар, кәгазьдән фәрештәләр (автокатастрофаларда гомерләре өзелгән гаепсез корбаннар символы) ясадылар һәм куркынычсыз хәрәкәт турында шигырьләр өйрәнделәр.

Балалар янына мәктәпкә Нурлат шәһәрендә ТР Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалтдинова һәм юл хәрәкәтен тәэмин итү өлкәсендә муниципаль хезмәтнең әйдәп баручы белгече Татьяна Мартынова килде.

Белгечләр укучылар белән юлның хәрәкәт итү өлешендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге турында профилактик әңгәмә үткәрделәр. Югыйсә төзәтеп булмый торган хәл килеп чыгарга мөмкин.

Акция Аксубай үзәгенең хәрәкәт зур булган автотрассасында үтте. Яшь юл инспекторлары, автомобильләр белән узып китүче кешеләр чакыруларга игътибар итсеннәр һәм аларны үтәсеннәр өчен, юл-транспорт вакыйгаларын кисәтә торган плакатлар белән юлның ике юнәлеше буенча басып тордылар. Аннары ЮХИДИ инспекторы ярдәме белән балалар, автомобильләрне туктатып, турыдан-туры машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать иттеләр – аларга шигырьләр укыдылар, куркынычсыз хәрәкәт турында үтенеч-хатлар тапшырдылар, кәгазьдән ясалган фәрештәләр бүләк иттеләр. Автомобильчеләр балалар белән теләп аралаштылар һәм аларның бүләкләрен кабул иттеләр.

– Безнең акциянең максаты – юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, – дип билгеләп үтте Гөлфия Гыймалтдинова. – Балалар юл хәрәкәтендә катнашучыларга юлларда куркынычсызлык турында тагын бер кат искә төшерделәр. Бу хакта балалар сөйләгәндә хәтта зур тизлек белән җилдерергә яратучы машина йөртүче дә иминлек кагыйдәләре турында уйланырга сәләтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев