Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары: кем яхшырак шашка уйный?

Районда мәктәп укучылары арасында шашка турниры узды.

Балалар шашкага зур кызыксыну күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, 1-4 нче сыйныф кызлары арасында беренче өч призлы урынны Дарина Морозова (3нче Аксубай мәктәбе, җитәкчесе Радик Канәфин), 2нче Аксубай урта мәктәбеннән Кира Пенькова (җитәкчесе Геннадий Горбунов) һәм Иске Ибрай урта мәктәбеннән Ләйсән Гатауллина (җитәкчесе Җәмил Сәйфуллин) алдылар.

1-4 нче сыйныф малайлары арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1 урында – Данияз Гафаров (1нче Аксубай урта мәктәбе, җитәкчесе Елена Кәлимуллина); 2 урында – Кәрим Әгъләмиев (2нче Аксубай урта мәктәбе, җитәкчесе Геннадий Горбунов); 3 урында Матвей Майоров (3нче Аксубай урта мәктәбе, җитәкчесе Радик Канәфин).

5-8нче сыйныфлар укучылары арасында Камилә Әхмәтҗанова – I урында (2нче мәктәп), Дилә Кадыйрова – II урында (Иске Ибрай мәктәбе), Эльвина Мулеева – III урында (Иске Тимошкино мәктәбе, җитәкчесе Владислав Мулеев).

Бу яшьтәге малайлар арасында беренче урынны район үзәгенең өченче мәктәбе укучысы Энгель Зәйнуллин алды, икенче мәктәптән Артем Пименов – икенче, искеибрайлы Муса Мортазин өченче урыннарны яуладылар.

Команда беренчелегендә 1 нче урынны – 2нче Аксубай урта мәктәбе (Геннадий Горбунов) командасы, икенче урынны – 3нче Аксубай урта мәктәбе (Радик Канәфин), өченче урынны Иске Ибрай урта мәктәбе (Җәмил Сәйфуллин) яулады.

Призерлар мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән медальләр һәм грамоталар алдылар.

Фото: Геннадий Горбунов архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев