Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары яшеренү челтәрләре үрергә өйрәнделәр һәм патриотик җырлар тыңладылар

Район мәдәният йортында «Россия өчен» дигән патриотик кичә узды.

Бу көнне мәдәният йортында Җиңү волонтерлары һәм мәктәп укучылары җыелды. Фойеда яшеренү челтәрләре үрү буенча осталык дәресе оештырылды.

Укучылар челтәр шакмакларына тукыма кисәкләре бәйләп, аны дөрес итеп үрергә өйрәнделәр. Волонтерлар махсус хәрби операция зонасында нәкъ менә кулдан үрелгән челтәрләргә ихтыяҗ зур булуын аңлаттылар, үрү технологиясе белән таныштырдылар.

Эш авыр түгел кебек тоелды, балалар аның әһәмиятенең бәяләп бетергесез икәнен аңладылар. Яшеренү челтәрләре безнең сугышчыларга дошманнан яшеренеп калырга ярдәм итә, димәк, көрәшнең уңышлы тәмамлануына һәм Җиңүне якынайтуга өметне арттыра. Мастер-класста шулай ук район мәдәният йорты хезмәткәрләре, иҗат коллективлары, укытучылар һәм җитәкчеләр өлкәннәр һәм балалар катнашты.

2 нче Аксубай урта мәктәбе укучылары патриотик кичәгә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен бүләккә бәйләгән җылы оекбашлар алып килделәр һәм аларны волонтерларга тапшырдылар. Чираттагы ярдәм кәрваны белән бу оекбашлар адресатларга барып җитәчәк.

Концерт программасы патриотик темага иң яхшы номерлардан төзелгән иде. Яшь аудитория Ватан, каһарманнар, туган як турындагы җырларны игътибар белән тыңладылар. Балалар һәр чыгышны җылы кабул иттеләр.

Фото: район мәдәният бүлеге архивыннан.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев