Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары фольклор турында иң яхшы рәсемнәр өчен бүләкләр алдылар

Аксубайда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында узган «Балалар фольклоры иле» балалар рәсемнәре район бәйгесенә йомгак ясалды.

Эшләре бәйгедә призлы урыннарга лаек булган яшь рәссамнар, Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәмдә бүләкләр алдылар. Район башлыгы Камил Гилманов призерларга мәдәният бүлеге грамоталарын һәм бүләкләр тапшырды.

Беренче урынны Софья Кузьникова (12 яшь, Иске Ильдеряк авыл мәдәният йорты); икенче урынны Петр Якимов (16 яшь, Урмандеево авыл мәдәният йорты) алды. Өченче урынга ике дәгъвачы лаек булды: унике яшьлек Ангелина Петряева (Ким авыл клубы) һәм алты яшьлек Зилә Җәмалединова (Яңа Ибрай авыл мәдәният йорты).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев