Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары җәй көне эшләргә яраталар

Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге каникул чоры башланганнан бирле 111 укучыны эшкә урнаштырган.

Аксубай мәктәпләренең күп кенә укучылары җәйге каникуллар вакытында пассив ял итәргә теләми. Эшкә урнашу һәм вакытны үзләре өчен файдалы итеп үткәрү соравы белән алар мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткәннәр. Аларның гаризалары канәгатьләндерелгән. 2023 елның 1 июленә мәшгульлек үзәге аша 111 мәктәп укучысы эшкә урнаштырылган.

Мәктәп укучылары район үзәге мәктәпләрендә мөмкин кадәр күбрәк эш башкаралар – мәктәп яны территорияләрен төзекләндерүдә катнашалар. Шулай ук Аксубай урман хуҗалыгы питомнигында үсентеләр утырту, аларны карау белән шөгыльләнәләр. Балалар 2250 сум күләмендә матди ярдәм алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев