Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай Уяв бәйрәмендә иң көчле шахматчылар һәм шашкачылар билгеләнде

Уяв район бәйрәме кысаларында шашка һәм шахмат буенча ярышлар узды.

Шау-шулы бәйрәм мәйданында интеллектуаллар көч сынашкан беседкада тынлык хөкем сөрде. Тантанада катнашучылар интеллектуалларга җитди эш белән шөгыльләнергә комачауламас өчен, аны әйләнеп уздылар.

Шахматчыларга һәм шашкачыларга җыр-бию кирәкми, алар өстәл артында киеренке ярыштылар. Нәтиҗәдә, егетләр арасында шахмат буенча ярышта Рамзан Вәлиев җиңү яулады. Икенче призер – Энгель Зәйнуллин, өченче нәтиҗә – Илья Альдивановта (өчесе дә 3 нче мәктәп укучылары).

Кызлар арасында Валерия Ильмухина (3 нче мәктәп) призерлар өчлеген җитәкләде, икенче урында – Есения Безрукова (2 нче мәктәп), өченчедә – Аида Баталина (3 нче мәктәп).

Шашка буенча турнирда урыннар түбәндәгечә бүленде: I урында – Рамзан Вәлиев, II урында – Илья Альдиванов, III урында – Кәрим Нуруллин (2 нче мәктәп).

Шашкачылар арасында, үзеннән соң Валерия Ильмухинаны һәм Есения Безрукованы калдырып, Камилла Әхмәтҗанова җиңү яулады.

Ярышларның баш хөкемдары Геннадий Горбунов призерларга мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев