Аксубай туган якны өйрәнү музее ишегалды бәйрәмен оештырды
«Татарстанда җәй» республика проекты һәм «Курше фест» фестивале кысаларында Октябрь һәм Ленин урамнарында яшәүчеләр өчен ишегалды бәйрәме узды.
Бу кызыклы, күңелле чараны Аксубай туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре оештырды.
Бәйрәм мәйданчыгында музыка яңгырады, үз куллары белән нәрсәдер ясарга яратучылар гаилә талисманын ясау буенча мастер-класска җыелды. Тарих белән кызыксынучыларны «Яшь туган якны өйрәнүче» квест-уены җәлеп итте – җиңүчеләр бүләкләр алды. «Форпост» үзәгенең интерактив мәйданчыгында «Күренекле якташлар – безнең замандашларыбыз» дигән викторина үткәрелде.

Безнең редакция дә үз ноктасын җәелдерде – 2025 елның икенче яртыеллыгына «Сельская новь», «Авыл таңнары» һәм «Ял Пурнăçе» район газеталарына язылу үткәрде. Шулай ук «Татмедиа» АҖендә нәшер ителгән китаплар һәм журналлар тәкъдим итте.
Якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр, үтеп баручылар биредәге хәлләрне зур кызыксыну белән күзәттеләр. Җыелучыларны район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин сәламләде.

– Аксубайда дүрт ел дәвамында барлык ишегалларында да ремонт ясалды, – диде ул. – Керү юллары яңартылды, машина кую урыннары, балалар өчен уен зоналары, спорт мәйданчыклары, ял итү урыннары урнаштырылды. Программа дәвам итә. Быел да без җәмәгать урыннарын төзибез, авылларда каты түшәмәле юллар салына. Районны төзекләндерүгә зур акчалар кертелә. Эшләнгәннәрне сакларга, файдаланырга һәм бәяләргә кирәк.
Чараны алып баручы туган якны өйрәнү музее директоры Наталья Куштукова аудитория белән бер дулкында иде. Халык артистларны алкышлады. Самир һәм Сафина Мантовлар, Злата Куштукова, Ирина Тихонова һәм Фәнис Низамов үзләренең җырлары белән халыкны сөендерделәр. Ишегалдындагы гадәти булмаган кичә – музыка, дәртле җырлар күршеләргә бик күп яхшы тәэсирләр китерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев