Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай техникумында Ватанны саклаучыларны котладылар

Бәйрәм алдыннан Аксубай универсаль технологияләр техникумында зур чара узды.

Тантанага әлеге һөнәри уку йорты белән бәйле тармак ветераннары, мобилизацияләнгән якташларның гаилә әгъзалары чакырылды. Студентлардан торган тере коридор һәр кунакны алкышлар белән каршы алды. Чараның тантаналы өлеше ашханәдә үтте. Биредә чакырылучылар белән бергә барлык курс студентлары да урын алды.

Җыелучыларга район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.

– Ватанны саклаучылар көнен илебез өчен авыр вакытта билегләп үтәбез. Шуңа да карамастан, илебез алга бара, ныгый, махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итеп, безнең район бердәм фронт булып эшли, – дип ассызыклады ул. – Техникумда яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча эш югары дәрәҗәдә куелган, хәзерге студентлар Россия Армиясендә хезмәт итүчеләрне лаеклы алмаштырачак. Ватанны саклаучылар көне белән котлауларымны кабул итегез!

– Чын ир-ат үз әнисен, хатынын, Ватанын якларга тиеш, – диде техникум директоры Фәрхат Аюпов. – Бу – техникум стеналарында тәрбияләү нигезе. Без республика җитәкчелегенә уку өчен иң яхшы шартларга ия булуыбыз, ветераннарга безнең өчен учреждениене саклап калулары өчен рәхмәтлебез. Без аларның эшләрен, традицияләрен лаеклы дәвам итәчәкбез дип ышанып әйтә алабыз. Рәхмәт сезгә ветераннар!

Студентлар тамашачылар өчен бай эчтәлекле, кызыклы иҗади программа әзерләгәннәр. Ватанны саклаучылар хөрмәтенә уку йортының иң яхшы вокалчылары башкаруында җырлар яңгырады, бию номерлары башкарылды. Бу көнне һәр кунак, һәр студент егет тәбрикләүләр белән бергә техникум җитәкчелегеннән истәлекле бүләк тә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев