Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай техникумы студентлары сайлау участогында Татарстан гимнын җырладылар

АТУТ диварларында урнашкан сайлау участогында һәр сәгать саен тавыш бирүчеләр саны артканнан арта барды.

Эшлекле мохит кинәт үзгәрде – музыка яңгырады, студентлар хоры Татарстан Республикасы гимнын башкарды. Студентлар район җитәкчесен һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Александр Чубаровны шулай каршы алдылар.

Татар, чуаш һәм рус милли киемнәрен кигән егетләр һәм кызлар чыгышларын рус һәм чуаш телләрендә җырлап дәвам иттеләр. Бу һәр кешенең күңелен нечкәртте, елмаю һәм җылы хисләр өстәде.

Бу көнне тавыш бирүчеләр гражданлык бурычын үтәү генә чикләнмичә, мәдәният һәм сәнгать белән танышу мөмкинлеге дә алдылар. Техникумның иркен фойесында рәссам, сәнгать белгече, Череповецк университеты профессоры Вера Филиппованың картиналар күргәзмәсе оештырылган иде. «Татарстан битләре буйлап» дип аталган экспозициядә рәссамның күңелендә тирән эз калдырган республика районнарының һәм шәһәрләренең пейзажлары тәкъдим ителгән. Аның күңелендә Аксубай аерым урынны алып тора, күптән түгел ул биредә Хәсән Туфанның тууына 125 ел тулуга багышланган пленэрда катнашты.

Тавыш биргәннән соң урамда кунакларны тәмле сый көтте: зур самавыр гөжләп утырды, студентлар – булачак пешекчеләр – төрле камыр ризыклары тәкъдим иттеләр.Техникум территориясе буйлап телне йотарлык шашлык исе таралды, халыкны учакта әзерләнгән плов та җәлеп итте. Сый-хөрмәт әзерләү – АТУТ тарафыннан район кешеләренә карата игелекле мөнәсәбәт билгесе. Бөтен продукция —техникумның ярдәмче хуҗалыгыннан.

Тавыш бирүчеләрнең берсе дә игътибарсыз калмады – күңел һәм зәвык бәйрәме сайлаулар көненә бик яхшы өстәмә булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев