Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай техникумы студентлары дипломнар алды

Аксубай универсаль технологияләр техникумында уку йортын тәмамлау турында дипломнар тапшыру тантанасы булды.

Агымдагы уку елы ахырында урта һөнәри белем турындагы документны 57 студент алды. Алар – механиклар, механизаторлар, аш-су осталары, башка һөнәр ияләре. РФ Кораллы Көчләренә сроклы хезмәткә китәргә тиешле 12 студент берничә атна элек үзәк мәйданда дипломнар алган иде.

Техникум стеналарында бәйрәм шатлыклы, якты шартларда узды. Студентларны укуларын тәмамлаулары белән директор Фәрхат Аюпов, укытучылар котлады.

– Кадерле студентлар, сезне укуыгызны уңышлы тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм! – диде район башлыгы Камил Гилманов егетләргә һәм кызларга мөрәҗәгать итеп. – Сезнең барлык омтылышларыгыз һәм планнарыгыз тормышка ашуын, сәламәтлек, иминлек телим. Һөнәрдә тәҗрибә туплагыз, хезмәт юлыгыз уңышлы булсын!

Фото: АТУТ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев