Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай тармак ветераннарын Халыкара хатын-кызлар көне белән социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре котлады

«Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре бик күркәм һәм мактаулы миссия башкардылар – үз карамакларында булучыларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар.

Социаль хезмәтләр алучылар – өйдә ярдәмгә генә түгел, ә тыгыз аралашуга да мохтаҗ булган өлкән кешеләр. Алар яз башлануына һәм 8 Мартның да алар өчен яраткан бәйрәмнәрнең берсе булуына сөенәләр. Бу көнне аларга үзләренең ярдәмчеләрен күрү, котлаулар, изге теләкләр ишетү һәм бүләкләр алу бик тә күңелле булды.

Социаль хезмәткәрләр – зур йөрәкле кешеләр, үзләренең тыгыз эш графигында да алар үз ветераннарын тәбрикләргә, аларга күтәренке кәеф бүләк итәргә вакыт тапканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев