Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай талантлары республика сәнгать бәйгесендә җиңү яулады

Алабугада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Россиядә Ватанны саклаучылар елына багышланган «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» XXI Республика яшь рәссам бәйгесендә катнашучыларга бүләкләр тапшыру тантанасы узды.

Чарага Татарстанның төрле почмакларыннан талантлы балалар җыелды – барлыгы 512 эш тәкъдим ителде.

Аксубай балалар сәнгать мәктәбе командасы аеруча игътибарга лаек. Алар тәкъдим иткән 55 рәсемнән жюри берничә укучыны билгеләп үтте: Вәсил Гайнетдинов 7-9 яшьлекләр арасында беренче урынны алды. 3 нче урынга Виктория Енизеркина лаек булды.

Өлкән сыйныф укучылары Кәримә Моратшина, Рамина Садыйкова һәм Кәүсәр Насыйрова да махсус призлар алдылар.

Грамоталардан тыш, балаларны акчалата да бүләкләделәр.

Фото Аксубай балалар сәнгать мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев