Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай сыерлары савымны арттыралар

Районның товарлыклы-сөтчелек фермаларында терлекләрне кышлату уңышлы бара.

Җәен терлекләр өчен җитәрлек күләмдә сыйфатлы азык әзерләнде, савым сыерларын кирәкле күләмдә концентратлар һәм минераль өстәмәләр белән тәэмин иттеләр.

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 8149 баш мөгезле эре терлек исәпләнә (узган елга карата 103 процент), шулардан савым сыерлары – 4117 баш. Бер елда 28012 тонна сөт җитештерелгән (115 процент), бер сыерга продуктлылык 6891 килограмм тәшкил иткән. Узган елда 1169 тонна ит (116 процент) җитештерелгән, яшь терлекләрнең тәүлеклек артымы 831 грамм тәшкил иткән.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә «Аксу Агро» ҖЧҖ сөт комплексының нәтиҗәле эшен билгеләп үттеләр. Биредә терлекләрне тукландыруның һәм карауның алдынгы технологиясен кертеп, бер сыерга уртача 9854 килограмм сөт алуга ирешкәннәр.

«Чистай» ХКның «Молко» ҖЧҖендә саву залы белән 450 башка исәпләнгән өч сыер абзарын модернизацияләү һәм нәселле таналар сатып алу (542 баш) хисабына 7820 тонна сөт җитештерелгән (узган елга карата 113 процент).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев