Аксубай сугышчысына РФ оборона министры дәүләт бүләге тапшырылды
СВО зонасына эш сәфәре вакытында Андрей Белоусов «Центр» гаскәрләре группировкасын массакүләм батырлык һәм кыюлык өчен Суворов ордены белән бүләкләде.
Бу хакта РФ Оборона министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Ул шулай ук СВО зонасында хәрби бурычларны үтәгәндә батырлык күрсәткән сугышчыларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар арасында якташыбыз Анатолий Нудайкин да бар. Ул «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
Бу хәбәрне бүләкләү тантанасы турындагы яңалыкларны укыган һәм караган туганнары һәм якыннары гына түгел, бөтен район халкы да шатланып кабул итте. Бу — бөтен район өчен зур вакыйга, ул волонтерлар төркемнәрендә дә киң яңгыраш тапты.
Фото Министерства обороны России
Анатолийның хатыны Ольга сүзләренчә, ул СВО зонасына 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнгән. Һәм менә дүртенче ел инде алар кызы Валерия белән кыска шалтыратулар, хәбәрләр көтеп яшиләр.
Без Анатолийга хатыны аша берничә сорау җибәрдек, чөнки үзе белән сөйләшә алуыбыз икеле иде. Бүләкләнүе турында ул: «Хәрби бурычны үтәгән өчен бүләкләндем. Россиягә хезмәт итәм!», дип кыскача гына җавап бирде.
– Ул мәктәптә дә сүзгә саран иде, – дип сөйләде Анатолийның сыйныф җитәкчесе Ирина Макарова. – Бөтен сыйныфтан Анатолий гына махсус хәрби операциядә. Ул алгы сызыкта чагында Телеграмда күренгәч, бик шатландым. Берничә сүз алыштык. Димәк, исән. Димәк, барысы да яхшы.
Мобилизациягә кадәр Анатолий Нудайкин «Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалында эшләгән.
– Анатолий Нудайкин бездә 8,5 ел автомобиль йөртүчесе булып эшләде. Аның бурычларына инерт материаллар ташу керә иде. Эш дәверендә ул үзен дисциплиналы, пөхтә һәм җаваплы хезмәткәр итеп күрсәтте, барлык йөкләмәләрне дә вакытында үтәде, – дип билгеләп үтте районның баш юлчысы Фәнис Сафин. – Без синең белән горурланабыз, хезмәттәш! Син махсус хәрби операциядә хәрби бурычларыңны кыю, намуслы һәм ныклы үтисең, Россия хәрбиенең иң яхшы сыйфатларын күрсәтәсең! Бүләгең белән котлыйбыз һәм Җиңү белән кайтуыңны көтәбез!
Фото Министерства обороны России
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев