Аксубай сугышчысына бирелгән бүләкне аның әти-әнисе алды
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Герман Захаровның Батырлык орденын аның әти-әнисенә тапшырды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чарада Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшыру булды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үлгәннән соң Чуаш Кыязлысы авылында туып үскән очучы-вертолет штурманы өлкән лейтенант Герман Захаровка бирелгән Батырлык орденын аның әти-әнисе Людмила Сергеевна һәм Василий Валентиновичка тапшырды.
Герман Захаров турындагы истәлек аксубайлылар йөрәгендә мәңге сакланачак. Аның батырлыгы – район яшьләре өчен каһарманлык үрнәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев