Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Александр Блок шигырьләре яңгырады

«Нежность» КЦСОНның гаиләгә һәм балаларга ярдәм күсрәтү бүлекчәсендә үзәк китапханә белгечләре Александр Блокка багышланган «Он весь свободы торжество» дип аталган әдәби сәгать үткәрделәр.

Китапханәчеләр көндез ял итүчеләр өчен көмеш гасыр шагыйренең шигырьләр җыентыгын алып килделәр, һәркем үз чорының иң якты һәм серле шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, ул гасыр атмосферасына чумдылар. Үзәк китапханә хезмәткәрләре Блокның тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Социаль хезмәтләр алучылар шагыйрь турында яңалыкларны кызыксынып белделәр. Александр Блок турындагы кыска фильм шул чорны һәм шагыйрьнең шәхесен тирәнтен аңларга мөмкинлек бирде.

Мондый чаралар – ул үзенә күрә шигърият һәм хис-кичерешләр дөньясына юл. Очрашуда катнашучылар аңа зур мавыгу белән чумдылар.

erid: 2Vtzqw6pLty

Фото үзәк китапханә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев