Аксубай шигърият сөючеләре Ватанның кайдан башлануы турында сөйләделәр
Район Мәдәният йортында яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм Гаилә елына багышланган «Ватан кайдан башлана» дигән нәфис сүз бәйгесе узды.
Бәйге район башлыгы Камил Гилманов ярдәме белән уздырылды.
Иҗади бәйгегә 70тән артык бала һәм 30 өлкән кеше килде. Районның ветераннар хәрәкәте вәкилләре шигърият сәгатенең мактаулы кунаклары булдылар.
Җыелучыларга сәламләү сүзләре белән Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов мөрәҗәгать итте.
– Ватан һәркем өчен берәү генә. Бу син туып үскән, белем алган, хезмәт куйган йорт, урам, авыл яисә шәһәр һәм ул һәркем өчен кадерле һәм якын, – дип мөрәҗәгать итте ул яшь аудиториягә. – Ватанпәрвәр булу, димәк, Ватанны ярату, аңа тугры булу, аның турында кайгырту һәм аны яклау.
«Ватанга хезмәт итәм» ветераннар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Виталий Маркин балаларга иҗат бәйгесендә һәм укуда уңышлар теләде.
Катнашучыларның чыгышын мәдәният, мәгариф, ветераннар хәрәкәте вәкилләреннән торган мәртәбәле жюри бәяләде.
Сәхнәдә дулкынлану мохите хөкем сөрде. Катнашучылар танылган шагыйрьләрнең, прозаикларның һәм яшь авторларның шигырьләрен укыдылар. Әсәрләрдә совет кешеләренең Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары, Ватанның, гаиләнең, кешелек кыйммәтләренең ничек кадерле булуы турында бәян ителде. Шигырь юллары йөрәкләргә үтеп керерлек итеп яңгырады – шигърият сөючеләр тамашачыларга шагыйрьләрнең бөек фикерләрен җиткерә алдылар.
Бәйгедә катнашучыларның барысы да дипломнар, истәлекле призлар алдылар. Жюри иң яшь шигырь укучыны билгеләп үтте – ул Шәрбән авылыннан Самат Җиһангиров булды. Иң өлкән катнашучы дип Сөнчәле авылыннан 81 яшьлек пенсионерка Александра Крайнова танылды.
Мәдәният бүлегендә хәбәр итүләренчә, бәйге җиңүчеләре 22 февральдә Ватан сакчылары көненә багышланган концертта игълан ителәчәк һәм бүләкләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев