Аксубай «Сельская новь» район газетасы элеккеге мөхәррире истәлегенә шахмат турниры оештырды
«Сельская новь» газетасы редакциясендә элеккеге мөхәррир Фәхертдин Шәяздановның тууына 65 ел тулуга багышланган хәтер шахмат турниры узды
Шәяздановларның гаилә әгъзалары һәм күпсанлы туганнары интеллектуаль ярыш иганәчеләре булдылар.
Бу көн редакциядә бик күп кунаклар, дулкынлану һәм шатлыклы мизгелләр белән бәйрәм буларак узды. Биредә интеллектуаль спорт төрен яратучылар, Шәяздановлар гаиләсе әгъзалары кадерле кешеләрен хөрмәтләп, яхшы сүзләр белән искә алу, истәлекләре белән уртаклашу өчен җыелдылар.
Турнир башланыр алдыннан җыелучыларга район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.
– Фәхертдин Шәмсетдин улы минем өчен хезмәттәшем дә, дустым да булды. Ул намуслы, гадел, үз эшенә тугры, гаиләсен чын күңелдән яратучы кеше иде, – диде район җитәкчесе. – Ул кешеләргә зур хөрмәт белән карады, ярдәмчел һәм битараф булмаган кеше иде. Аның безнең арада булмавы бик кызганыч. Ләкин бүген аның нәселен дәвам итеп, Шәяздановларның яңа буыны – оныкларының үсеп килүен күрү шатлыклы. Гаиләсе, редакция хезмәткәрләре, дуслары, якын кешеләре аны хәтерлиләр. Һәм аның истәлегенә ул яраткан шахмат турниры үткәрелү бик мөһим вакыйга. Барыгызга да яхшы нәтиҗәләр телим!
– Фәхертдин Шәмсетдин улы безнең өчен абруйлы җитәкче, якын кеше иде, – дип билгеләп үтте «Сельская новь» газетасының баш мөхәррире Людмила Жаренова. – Без аның үзенең дә шахмат ярышларында рәхәтләнеп катнашканын хәтерлибез. Икенче тапкыр рәттән редакция Шәяздановлар гаиләсе ярдәме белән хәтер шахмат турнирын оештырырга карар итте. Шахмат сөючеләргә катнашулары өчен, гаиләсенә ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә.
Фәхертдин Шәязданов истәлегенә аның хатыны Зөмәрә Зиннур кызы, якын дусты һәм туганы Сәлихҗан Сафин, энесе Фәретдин Шәмсетдин улы, Нурлат шәһәреннән дусты Солтан Әхмәтҗанов игелекле сүзләр әйттеләр.
Берничә сәгать дәвамында редакциядә киеренке мохит хөкем сөрде. Көч сынашуларга илледән артык кеше җыелды. Кемдер шахматта үзенең осталыгын сынады, калганнары катнашучылар өчен җан атты.
Ярышларның баш хөкемдары Геннадий Горбунов өч номинациядә призерларны билгеләде.
Бүләкләү тантанасы редакция студиясендә шатлыклы һәм уңай шартларда узды. Ир-атлар арасында Түбән Татар Майнасыннан Фаиль Гафиятуллин җиңүче дип танылды.
Икенче урында – Марат Сафин, өченчедә – Алмаз Камилов.
Яшүсмерләр арасында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: I урында – Рамзан Вәлиев, II урында – Энгель Зәйнуллин (икесе дә Аксубайның 3 нче мәктәбеннән), III урында – Артем Пименов (Аксубайның 2 нче мәктәбе). Кызлар арасында Ралина Гобәйдуллина (Казан) җиңүче булды, икенче призлы урынны – Валерия Ильмухина, өченче урынны Амиля Алмакаева (икесе дә Аксубайның 3 нче мәктәбеннән) алды.
Призерлар «Сельская новь» редакциясеннән дипломнар һәм Шәяздановлар гаиләсеннән истәлекле бүләкләр алдылар. Район башлыгы Камил Гилманов көннең иң нәтиҗәле шахматчысы Фаил Гафиятуллинга һәм иң яшь катнашучыга – Асель Алмакаевага төп призлар тапшырды. Людмила Жаренова турнирда катнашучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерде, Фәхертдин Шәмсетдин улының җәмәгатенә һәм оныкларына истәлекле бүләкләр тапшырды. Һәр катнашучы Шәяздановлар гаиләсеннән бүләк алды. Соңыннан катнашучыларның барысын да бәйрәм төшке ашына чакырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев