Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай сәхнәсендә Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча «Сихерче» спектакленең премьерасы куелды

Яр Чаллы дәүләт театры труппасы спектакльне Бөтендөнья татар конгрессы игълан иткән «Шәхесләр елы» кысаларында сәхнәләштерде

Бүген, мөгаен, безнең республикада якташыбыз, Татарстанның халык язучысы, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премияләре лауреаты Нәбирә Гыйматдинованы белмәгән кеше юктыр.

Премьера алдыннан тамашачыларны сәламләп, район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин Нәбирә Гыйматдинованың районның аерым горурлыгы булуын билгеләп үтте.

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов үзенең кыска чыгышында, Бөтендөнья татар конгрессының 2024 елны Танылган шәхесләр елы дип игълан ителүен билгеләп үтте.

– Аксубай районының, һичшиксез, танылган шәхесләре бар һәм шуларның берсе – Нәбирә Гыйматдинова, – диде ул. Ирек Шәрипов язучыга татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүдәге казанышлары өчен Бөтендөнья татар конгрессы һәм Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын Ирек Шәрипов шулай ук район мәдәният бүлеге белгече Фәнис Низамовка тапшырды. ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына Хәсән Туфан йорт-музее директоры Тәкъзимә Низамова лаек булды.

Пьесаның үзенең туып-үскән төбәгендә куелуы белән Нәбирә Гыйматдинованы район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина котлады.

–Без Нәбирә Минәхмәт кызы белән горурланабыз, аны хөрмәт итәбез, алдагы көннәрдә дә иҗат уңышлары телибез, – дигән теләкләрен җиткерде ул.

–Бу спектакль «Сихерче» әсәрен тулысынча ачып бетермәсә дә, әмма артистлар үз рольләрен җиренә җиткереп уйныйлар, шулай ук режиссер да бик талантлы, – дип мөрәҗәгать итте тамашачыларга тантана сәбәпчесе. – Зал тутырып килгәнегез өчен Аллахының рәхмәтләре яусын, киләчәктә дә күрешергә язсын. Нәбирә Минәхмәт кызы район мәдәният бүлеге һәм Хәсән Туфан музее хезмәткәрләренә җылы кабул итүләре өчен олы рәхмәтен белдерде. Премьерага кадәр музей-йортта районның Татар конгрессы әгъзалары белән “Түгәрәк өстәл” узды.

Аның әсәрләре укучылар арасында шундый зур уңыш казана, чөнки язучы үзенең хезмәт тормышын, әгәр шулай дип әйтергә мөмкин булса, гади һөнәр иясе булып башлый. Иваново шәһәренә китеп, Туку комбинаты каршындагы училищеда эрләүче һөнәренә укый һәм берникадәр вакыт фабрикада эшли.

1973 елда Казанга күчеп кайтып, төзелеш оешмаларының берсендә маляр булып эшли башлый, хезмәтеннән аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлый. Аңа гади кешеләрнең, авыл кызларының, хатын-кызларның авыр хезмәт белән сыналуы, кайгыртулары һәм тормышы яхшы таныш булуы гаҗәп түгел. Әсәрләренең барысы да матур, фаҗигале, гөнаһлы мәхәббәт турында булуы да үзенә тартып тора. Университетта гына укыган вакытта ук инде аның беренче хикәяләренең һәм повестьларының «Азат хатын» һәм «Идел» журналларында басылып чыгуы, Нәбирә Минәхмәт кызының табигатьтән бирелгән таланты, чиксез тырышлыгы һәм үз максатына ирешүдә үҗәтлеге турында сөйли. Аның иҗат җимешләре республиканың башка басмаларында да дөнья күрә.

1981 елда якташыбызның «Су хикәясе» дигән беренче китап-җыентыгы, 1986 елда «Талпыну», аннары «Алан уртасында ялгыз йорт», «Ут күбәләге», «Ханым-солтаным» (1988), «Ул түгел…» (1989), «Бүре каны» (1990), «Күке төкереге»(1993) һәм «Китәм димә» (1994) повестьлары басылып чыга.

1993 елда басылган «Сихерче» повесте язучының иҗат юлында аерым урын алып тора.

«Бүре каны» һәм «Мәхәббәт тамчысы» повестьларының театральләштерелгән куелышы Түбән Камада һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры сәхнәсендә тәкъдим ителде.

Мәхәббәт турындагы үзенчәлекле повестьлары белән язучы укучыларның йөрәкләрен яулады. Алар авторның яңадан-яңа әсәрләрен түземсезлек белән көттеләр.

Нәбирә Гыйматдинованың җыентыклары җиде ел рәттән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Милли китапханәсе оештырган “Ел китабы” рейтингында беренчелекне саклап калды.

Якташыбызның әсәрләре 5-11 сыйныфлар өчен мәктәп программасына кертелгән. 2012 елда Татар китап нәшрияты коллективы аның «Парлы ялгыз», «Мәхәббәттә гөнаһ бар», «Хатыннар сагышы», повестьлары һәм хикәяләре җыентыкларын Тукай премиясенә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев