Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай шахматчылары остаз истәлегенә оештырылган турнирда көч сынаштылар

Якшәмбе көнне онлайн-режимда lichess.org/ платформасында Сухалов кубогына шахмат турниры узды

Район халкы мәгариф ветераны Юрий Сухаловны шахмат теориясен оста белүче кеше буларак хәтерли. Ул районның берничә буын шахматчысын тәрбияләгән шәхес. Шахмат турниры – аксубайлыларның үз остазлары истәлеген данлау.

Юрий Сухалов 1936 елның 26 декабрендә туган. Ул районда шахмат спортын популярлаштыру һәм пропагандалау буенча зур эш башкарды. Ул – спорт мастерына кандидат, шахмат буенча тугыз тапкыр Аксубай чемпионы; «Татарстан – Европа» шахмат матчы катнашучысы. Балалар спорт мәктәбендә шахмат буенча тренер-остаз булып эшләде, спорт мастерына кандидатлар Адель Купцовны һәм Тимур Мәгыйзовны тәрбияләде. Юрий Сухалов районда күп кенә шахмат ярышларын оештыручы булды. Аксубай техникумында аны яхшы җитәкче һәм зирәк кеше буларак хәтерлиләр.

2023 елның Сухалов кубогына шахмат буенча турнир нәтиҗәләре: 1 урында – Фаил Гафиятуллин, икенче урында – Савелий Купцов, өченче урында – Анатолий Маланчев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев