Аксубай сәнгать мәктәбендә «Традицияләр белән горурланабыз» Арт-объекты ачылды
Сәнгать мәктәбе территориясендә агач скульптуралардан композиция ачу уңаеннан тантаналы чара узды
Бу көнне балалар сәнгать мәктәбе янында бәйрәмчә һәм халык күп иде. Музыка яңгырады. «Талисман» хореография ансамбле матур бию номеры белән чыгыш ясады. Варвара Панюкова, Камилә Равзутдинова, Алинә Әхмәтҗанова бәйрәм кунакларына үзләренең җырларын бүләк иттеләр.
Бәйрәмнең сәбәбе – иң оптимистик: сәнгать мәктәбе территориясе яңа артобъект – агач скульптуралар белән тулыланды. Аның нинди булуын катнашучылар рәсми чыгышлар тәмамланганнан соң күрделәр.
Тантананы ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров агач эшләнмәләрнең милли мәдәниятнең бер юнәлеше булуын ассызыклады.
– Эшләр халыклар дуслыгына, күршелек традицияләренә багышланган һәм бу аларга аерым әһәмият бирә, – диде ул.
Җыелучыларны Аксубай православие чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев җылы сәламләде.
– Хәзер бик кызыклы вакыт, һәркем Ходай биргән талантын ача ала. Бу вакыт иҗат итәргә, ә иң мөһиме, бер-береңә шатланырга мөмкинлек бирә. Ходай барыгызны да ярдәменнән ташламасын, скульптуралар авторына иҗади уңышлар телим.
Сәнгать мәктәбе директоры Марина Бикмуллина район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, мәктәп әлеге проектны алар ярдәме белән тормышка ашыра алды.
– Территория тәрбияләнүчеләрнең сәнгати эстетик зәвыгын үстерү максатыннан төзекләндерелде, – диде ул. Шулай ук балалар сәнгать мәктәбендә җәй дәвамында җылыту системасын төзекләндерүләрен, куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен камералар, домофон урнаштыруларын билгеләп үтте.
Эшләр авторы Андрей Бикмуллин моннан күп еллар элек шушы мәктәптә укуы турындагы истәлекләре, сәнгать бүлеге укытучылары арасында ярдәм һәм аңлау табуы белән уртаклашты, балаларга иҗат эшчәнлегендә уңышлар теләде.
Кульминацион момент җитте: кунаклар скульптураларның зәңгәр җәймәләрен салдырдылар. Катнашучылар татар егетенең гармунда уйнавын, чуаш һәм рус милли киемнәрендә ике кызның биюен сурәтләгән композицияләрне күрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев