Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай сәнгать мәктәбендә сугыш геройлары турында җырлар җырладылар

Балалар сәнгать мәктәбендә Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иҗат кичәсе узды.

Бу көнне мәгариф учреждениесенең актлар залында буш урыннар юк иде. Әлеге чарада Аксубай универсаль технологияләр техникумы студентлары һәм халык хуҗалыгы тармаклары ветераннары катнашты. Алар сәнгать мәктәбенең иҗат бүлеге укучыларының эшләреннән әзерләнгән «Балалар күзлегеннән Җиңү» рәсем эшләре күргәзмәсе белән кызыксынып таныштылар. Музыкаль, хореография бүлекләрендә тәрбияләнүчеләр кунаклар алдында концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

Тамашачылар яшь вокалчылар чыгышын сокланып тыңладылар, музыка коралларында виртуоз уйнауны күзәттеләр. Совет солдатларының батырлыгы турындагы җырлар, сугыш еллары композицияләре катнашучылар күңелендә онытылмаслык тәэсирләр уятты, ә биюләр зур шатлык тудырды. Балалар сәнгать мәктәбе кунаклары балаларга якты чыгышлары өчен, ә педагогларга талантлар тәрбияләгән өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев