Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай сәнгать мәктәбе педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре Ватанны саклаучыларга концерт багышладылар

Район мәдәният йортында «Бергә җиңәчәкбез!» дип исемләнгән патриотик хәйрия концерты оештырылды.

Чара махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче хәрби хезмәткәрләргә багышланды. Хәйрия концертын балалар сәнгать мәктәбе оештырды.
Бу кичне тамашачылар яраткан балалар коллективлары һәм аерым башкаручыларның чыгышларын карап ләззәтләнделәр.

– Сугышчыларыбызга ярдәм итү йөзеннән концертлар оештыру – яхшы башлангыч, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Безнең волонтерлар мобилизацияләнгәннәргә актив рәвештә ярдәм итәләр, район халкы әлеге мөһим эштән беркайчан да читтә калмый. Һәркем Җиңүгә үз өлешен кертә.

Педагоглар һәм аларның талантлы тәрбияләнүчеләре тамашачыларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк иттеләр. Вокал чыгышлар махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче сугышчыларның фотосурәтләре, мобилизацияләнгәннәрне озату вакытындагы мизгелләрдән слайдлар белән үрелеп барды һәм бу чыгышларны кабул итүне тагын да көчәйтте. Зал яшь биючеләрнең, Наилә Крайнова җитәкчелегендәге «Аксубай егетләре» ансамбле музыкантларының чыгышларын җылы алкышлады.

Концерттан җыелган акча Украинада неонацистларга каршы көрәшкән сугышчыларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев