Аксубай сайлау участогында ирле-хатынлы Билаловлар оныкларының яхшы тормышы өчен тавыш бирделәр
Аксубай 2 нче мәктәбендә урнашкан 574 нче сайлау участогында иртәнге сәгать җидедән актив тавыш бирү бара.
Сайлаучыларның күп өлеше иртәдән төшкә кадәр: башта – зур мөһим эшләр, аннары үзебезнең көндәлек эшләр өчен принцибы буенча тавыш бирделәр.
– Безнең участокта 1949 сайлаучы теркәлгән, – дип шәрехләде участок сайлау комиссиясе рәисе Гузәл Хамәтшина. – 14.00 сәгатькә сайлаучыларның 66 проценты тавыш бирде.
Кешеләр үзләре генә дә, гаиләләре белән дә киләләр. Алар арасында – суд приставлары хезмәте ветераны Госман Билалов тормыш иптәше һәм өч оныгы белән. Өлкән Билаловлар, үз бюллетеньнәрен алып, аларга тамга ясадылар һәм урнага салдылар. Бу вакытта кечкенәләре һәр хәрәкәтне отып, процедураны игътибар белән күзәттеләр. Һәм шул рәвешле алар республика тормышындагы зур вакыйга катнашучылары булдылар. Алар әбиләренең һәм бабаларының аларга якты киләчәк теләүләрен, димәк дөрес сайлау ясауларын беләләр. Бу көнне алар озак истә калдырачак. Һәм сайлауларда катнашу вакыты җиткәч – аларның үрнәгенә таяначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев