Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай шәһәр тибындагы бистәсенең техник хезмәткәрләре бүләкләр алды

Район үзәгендә чисталык һәм тәртипне бистә советының техник хезмәткәрләре уңышлы саклый.

Аксубай үзәгендә тәртип саклау буенча аларның кышын да һәм җәен дә эшләре күп. Алар чәчәк түтәлләрен, яшь үсентеләрне карап тәрбияләп торалар, яфракларны җыештыралар, кышын тротуарларны, кешеләр күпләп була торган урыннарны кардан чистарталар. Быелгы кышта явым-төшем күп булганга, аларга аеруча авыр булды, әмма алар куелган бурычны бик яхшы үтәделәр..

Аларның тырыш хезмәте аркасында район үзәгендә һәрвакыт чиста, матур һәм уңайлы.

Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе советының киңәйтелгән утырышында намуслы хезмәтләре өчен Район башлыгының Рәхмәт хатлары белән техник хезмәткәрләр Ильмира Белова, Ольга Федорова, Владимир Соснов һәм Андрей Ефимов бүләкләнде. Район җитәкчесе Камил Гилманов аларга алга таба уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев