Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай Республика көнен бәйрәм итте

Районның үзәк мәйданында Республика көненә багышланган зур бәйрәм чарасы узды

Тантананың рәсми өлеше ачылганчыга кадәр үк, мәйданга кешеләр агыла башлады. Туган як тарихын өйрәнү музее «Туган як киңлекләре» дип аталган фотокүргәзмә тәкъдим итте – район үзәгендә яшәүчеләр тарихи фотоларны озак карадылар, истәлекләре белән уртаклаштылар. Китапханә хезмәткәрләре китап-журналлар күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр, балалар һәм өлкәннәр белән шигъри «әйлән-бәйлән», викториналар, интеллектуаль уеннар оештырдылар.

Кичке сәгать җидедә мәйданда фонарьлар кабынды. Әйләнә-тирәгә музыка таралды, татар, рус һәм чуаш телләрендә җырлар яңгырады. Районда яшәүче төп өч милләт – татар, рус һәм чуаш халыкларының дуслыгын һәм татулыгын гәүдәләндергән якты музыкаль-бию композициясе игътибарны җәлеп итте. Әлеге күренешне йөзләгән кеше сокланып күзәтте. Анда район мәдәният йортының, авыл мәдәният учакларының иҗат коллективлары һәм балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты.

– Туксанынчы еллардан башлап без икътисадта, авыл хуҗалыгында, төзелештә бик күп эшләр башкардык, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Бүген, икътисади кризиска карамастан, ел уңышлы уза дип ышанып әйтергә була, барлык социаль программалар эшли, объектлар төзелә, тормыш сыйфаты, балалар өчен уку шартлары яхшыра. ТР Рәисе исеменнән сезне Республика көне белән котлыйм! Сезгә сәламәтлек, республикага һәм районга чәчәк ату телим. Төрле тармакларда уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм ТР энергетикасын үстерүгә саллы өлеш керткәне өчен ул Чистай электр челтәрләре филиалы җитәкчесе Николай Телешевка «Татарстан Республикасының атказанган энергетигы» мактау билгесен тапшырды. Районның авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Иршат Хәнифов ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә лаек булды. Район үзәк хастаханәсе баш табибының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Әхтәм Настртдиновка районның сәламәтлек саклау үсешенә керткән өлеше өчен ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты тапшырылды. Район җитәкчесе шулай ук районның төрле тармаклары хезмәткәрләренә, волонтерларга, җәмәгать эшлеклеләренә, республика ярышларында уңышлы чыгыш ясаган спорт мәктәбенең футбол командасына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бу кичне районның иң яхшы үзешчән артистлары тамашачыларга үз чыгышларын бүләк иттеләр, мәйдан җыр-биюдән гөрләп торды. Концерт программасы, дискотека соңга кадәр дәвам итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев