Аксубай редакциясендә шахмат турниры старт алды
Бүген «Татмедиа» АҖ филиалы район газетасы редакциясендә басма призына ХХVII шахмат турниры уза.
Ярыш газетабызның оешуына 92 ел тулуга багышланган.
Традицион турнирга чын шахмат сөючеләр җыелды. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән «Татмедиа» АҖ филиалы район газетасы җитәкчесе Людмила Жаренова мөрәҗәгать итте.
– Катнашучыларның елдан-ел арта баруы һәм яшь шахматчыларның артуы бик сөендерә, – дип билгеләп үтте ул. – Чын күңелдән сезгә уңышлар телим.
Ярышларның баш хөкемдары Геннадий Горбунов турнир шартлары белән таныштырды. Интеллектуаль спорт төрен яратучылар шахмат такталары артында урын алдылар. Редакциядә тынлык – шахмат турниры бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев