Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай редакциясендә элеккеге мөхәррир Роза Хәбибуллина истәлегенә оештырылган иҗат бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Район газетасы редакциясендә “Без – Туфан варислары” бәйгесенә йомгак ясалды.

Роза Хәбибуллина истәлегенә бәйге икенче ел рәттән үткәрелә. Роза Камил кызы 35 ел гомерен газета эшенә багышлады һәм Иске Кармәт авылында танылган татар язучысы һәм шагыйре Хәсән Туфанның музей-йортын булдыруда катнашучы-башлап йөрүче булды. Роза Камил кызы якташыбыз исеме мәңгеләштерелсен, ә аның иҗади мирасы һәр укучыга таныш булсын өчен бик күп эшләр башкарды. Бу хакта сәламләү чыгышында «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы җитәкчесе-баш мөхәррире Людмила Жаренова сөйләде.

– Бу бәйгене оештыруда безгә Роза Камил кызының гаилә әгъзалары: кызы – Эльза Алмакаева һәм улы Алик Большов ярдәм итәләр, – дип билгеләп үтте ул. – Һәм без мондый хезмәттәшлек өчен аларга бик рәхмәтле. Без, редакция хезмәткәрләре өчен, әлеге шәхес турындагы истәлек бик тә кадерле.

Быелгы «Без – Туфан варислары» бәйгесендә Роза Камил кызының кече ватаныннан – Яңа Дума мәктәбеннән һәм Иске Кыязлы белем бирү учреждениесеннән укучылар катнашты. Бәйге комиссиясе балаларның эшләренә бәя бирде һәм теманы яхшы белүләрен, катнашучыларның үз фикерләрен һәм хисләрен татар телендә образлы итеп белдерә алу осталыкларын билгеләп үтте. Бүләкләү тантанасы турыдан-туры эфирлар өчен яңа студиядә узды.

Людмила Жаренова бәйгедә 9-11 сыйныф укучылары арасында беренче урын өчен Нәзил Хөснетдиновка (Иске Кыязлы мәктәбе) грамота тапшырды. II урын өчен Зәйнәп Гатауллина (Яңа Дума мәктәбе) бүләкләнде. 5-7 сыйныфлар арасында Зәринә Нигъмәтуллина (Яңа Дума мәктәбе) иҗади бәйгенең өченче призеры булды. 8-9 сыйныф укучылары арасында беренче урынга Алия Вәлиуллина лаек булды, әмма ул редакциягә бүләкләү тантанасына килә алмадым. Бәйге комиссиясе 18+ категориясендә беренче урынны Яңа Дума мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Әбраровага бирде. Эльза Алмакаева һәр призерга гаиләдән бүләкләр тапшырды.

– Редакциядә булу минем өчен бик дулкынландыргыч, чөнки биредә әнием эшләде, балачагым һәм үсмер елларым шушында үтте, – дип сөйләде ул. – Безнең өчен иң кадерле булган әнием истәлегенә бәйге оештырган өчен – редакциягә, бәйгедә катнашкан өчен укучыларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә, барыгызга да укуда уңышлар һәм яңа иҗади җиңүләр теләп калам.

– Безнең хезмәттәшлек әлеге бәйге белән генә тәмамланмый, – дип билгеләп үтте Людмила Жаренова. – Алда бик күп кызыклы проектларыбыз бар.

Бу көнне укучылар редакциядә үз призларын гына алып калмадылар, ә күбрәк коллектив эше белән таныштылар, газетаның ничек тууын, аның электрон версиясе ничек формалашуын, мәгълүматның социаль челтәрләр буенча ничек узуын үз күзләре белән күрделәр, хезмәткәрләр белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев