Аксубай редакциясендә «Беренчеләр хәрәкәте» вәкилләре булды
Бүген Татьяна Убейкина җитәкчелегендә “Беренче хәрәкәте” яшьләр иҗтимагый оешмасы төркеме “Татмедиа” АҖ филиалы район газетасы редакциясендә булды.
“День МедиаПритяжения” бөтенроссия акциясе кысаларында газета редакциясенә экскурсия үткәрелде. Яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар җирле массакүләм мәгълүмат чараларының эше белән кызыксынып таныштылар. “Беренчеләр” редакция кабинетларына керделәр, хезмәткәрләр белән таныштылар, журналистларның газета материалларын ничек әзерләүләрен, газетаның ничек биткә салынуын, русчадан чуаш һәм татар телләренә тәрҗемә ителүен, веб-мөхәррир һәм SMM-белгечләрнең яңалыкларны сайтка һәм социаль челтәрләргә ничек урнаштыруларын белделәр.
Баш мөхәррир Людмила Жаренова кунакларны редакция музеена алып керде, оешманың тарихы турында сөйләде.
– Без үзебез өчен күп кенә яңа нәрсәләр ачтык, – дип таныдылар кызлар. – Газета саны артында нәрсә торганын, электрон мәйданчыкларда яңалыкларның ничек барлыкка килүен күз алдына да китерә алмадый идек. Моның барлык редакция коллективының җиңел булмаган иҗади хезмәте икәнен белдек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев