Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай редакциясе ветераннары бүләкләр алды

Бүген район планеркасы бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Мингулов матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күпьеллык һәм намуслы хезмәтләре өчен редакция ветераны Гайшә Минхәеровага “Татмедиа” АҖ Рәхмәт хатын һәм компьютер версткасы операторы Рузалия Хәйруллинага район Башкарма комитетының Рәхмәт хатын тапшырды.

Гайшә Хәсәнҗан кызы редакциядә 35 елдан артык хезмәт куйды. Берничә ел дәвамында “Авыл таңнары” татар дубляжы газетасында тәрҗемәче, аннан соң татар дубляжы буенча баш мөхәррир урынбасары булып эшләде. Аның башкаручанлыгы, текстларны тәрҗемә итүгә иҗади якын килүе, газетаны яхшырак, кызыклырак, эчтәлеклерәк итәргә омтылуы аркасында «Авыл таңнары» укучылар өчен иң яраткан басма булды. Яшь хезмәткәрләр өчен Гайшә Хәсәнҗан кызы ышанычлы остаз, юл күрсәтүче булды.

Розалия Хәйруллина татар һәм чуаш дубляж газеталарын биткә салучы булып эшли. Ул үз эшенең югары профессионалы, газетага бирелгән кеше. Ул район газетасы редакциясендә кырык елдан артык хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев