Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай редакциясе «Без – Туфан варислары» бәйгесен башлап җибәрә

Бәйге район газетасының элеккеге мөхәррире Роза Хәбибуллина истәлегенә һәм Хәсән Туфанның туган көненә багышлана.

Аны район газетасы редакциясе оештыра. Беренче тапкыр ул 2021 елда гамәлгә куелган.

Роза Камил кызы фикердәшләре белән танылган якташының истәлеген мәңгеләштерү өчен күп эшли. Аның тарафыннан Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты турында бай материал туплана, ул музейның экспонатларын җыюда, шагыйрьнең туган илендә музей-йорт төзүне оештыру мәсьәләләрендә актив катнаша.

Роза Хәбибуллина 35 елдан артык безнең газета редакциясендә эшләде, корректордан мөхәрриргә кадәр юл үтте. Ул Аксубай районы тарихына үзеннән өлеш керткән сәләтле, иҗади шәхес иде.

Бәйге туган телдә – татар телендә оештырыла. Анда катнашуга район мәктәпләре укучылары гына түгел, ә иҗади яшьләр, өлкән буын кешеләре дә чакырыла. Тематикасы – туган як һәм аның белән бәйле бар нәрсә. Татар телендә теләсә кайсы жанрда иҗат эшләре кабул ителә. Эш күләме А-4 форматында, 12 шрифты белән 2 биттән артмаска тиеш. Бәйге турындагы нигезләмә белән aksubayevo.ru сайтында танышырга мөмкин. Эшләр 2024 елның 1 декабреннән 9 декабрьгә кадәр selnew@mail.ru электрон адресына, «Без – Туфан варислары» тамгасы белән кабул ителә. Җиңүчеләр дүрт яшь категориясендә билгеләнә: 1-4 сыйныф, 5-8 сыйныф, 9-11 сыйныф, 18 + яшьтән алып яшь чикләнмичә.

Нигезләмә нигезендә материаллар әзерләгән барлык катнашучыларга катнашучы сертификаты бирелә. Җиңүчеләр редакциядән Дипломнар һәм Роза Хәбибуллина гаиләсеннән бүләкләр белән бүләкләнә.

Бәйге үткәрү сроклары: 2024 елның 1-9 декабрь көннәре. 2024 елның 12 декабрендә жюри бәйгегә йомгак ясаячак, 2024 елның 13 декабрендә, 14.00 сәгатьтә редакциядә җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев