Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай рәссамы келәм иҗатына өйрәтә

Яңа Үзи авылында Газиз Кашапов музеенда гамәли сәнгатькә багышланган кызыклы очрашу узды.

ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Евразия сәнгать берлеге әгъзасы Әлфия Нурхәммәтова, «Өч татар келәме» креатив лабораториясе» проекты кысаларында эшләп, бу иҗатка кешеләр даирәсен берләштерә. Ул авылның күл эшләре осталары белән йон келәм ясау буенча осталык дәресе үткәрде.

Аксубай рәссамы бу яңа технология буенча эшчәнлек юнәлешенә ТР Мәдәният министрлыгының «Өч татар келәме» креатив лабораториясе» проектында катнашып өйрәнгән. Катлаулы йон эшләнмәсе ясау техникасы чарада катнашучыларда зур кызыксыну уятты.

Фото: Әлфия Нурхәммәтова архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев