Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының тәрбиягә бала алган гаиләләре «Щелкунчик» боз тамашасы»н карадылар

Фигуралы шууны, балет һәм «тере» Петр Чайковскийны үз эченә алган тамашаны 59 кеше карады.

Сәфәр турында «Игелек берлеге» җитәкчесе Алена Муртазина сөйләде.
– Бу чын симфоник оркестр озатуында Мәскәү артистларының Казанның «Татнефть Арена» боз өстендә искиткеч чыгышы булды. Без әле дә тәэсирләрдән айный алмый йөрибез, чөнки тамаша балаларда гына түгел, аларны озатып баручы өлкәннәрдә дә соклану тудырды, – дип хис-кичерешләре белән бүлеште Алена Владимировна. – Без «Терәк»-«Опора» Иҗтимагый файдалы хәйрия фонды һәм ТРның «Без бергә» РОО идарәсе рәисе Мансур Миңнәхмәт улы Хашимовка аксубайлыларга әлеге мәдәни-ял чарасын тамаша кылу мөмкинлеге биргәне өчен бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев