Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының социаль хезмәткәрләре чисталык һәм тәртип өчен

“Нежность” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең авылларда яшәүче өйгә килеп хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре өмәдә актив катнаштылар.

Социаль хезмәткәрләрнең эш фронты социаль хезмәтләр алучыларның йорт яны территорияләрендә тәртип урнаштыру белән генә чикләнмәде – гәрчә бу да күп кенә физик тырышлык һәм вакыт таләп итә торган эш булса да. Алар авыл җирлекләре территориясендә чүп-чар җыюда ярдәм иттеләр. Кулларына себерке, тырма һәм көрәкләр алып, хатын-кызлар тырышып эшләделәр, шуның белән әйләнә-тирә мохитне яхшыртуга үз өлешләрен керттеләр.

Шимбә өмәсе тәртип урнаштыру акциясе генә түгел, ә үзебез яши торган урынга сак мөнәсәбәт формалаштыру үрнәге дә булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев