Аксубай районының Савгач авылында Билгесез солдатны искә алдылар
Бу истәлекле дата – һәлак булган Ватанны саклаучыларның исемсез батырлыгына хөрмәт күрсәтү.
Алар үз гомерләрен Җиңү хакына биргәннәр.
Традиция буенча, бу көнне Савгач мәктәбе яшь армиячеләре һәм «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый хәрәкәте сугышчы-ветераннары, байраклар белән, авылның төп урамыннан Хәрби дан мемориалына кадәр үттеләр. Митингтан соң катнашучылар Бөек Ватан сугышы солдаты монументы итәгенә чәчәкләр салдылар. Илнең якты киләчәге өчен башларын салган, әмма исемсез калган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Фото: Савгач мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев