Аксубай районының Рус Кирәмәте авылында бадминтон һәм волейбол уйныйлар
Рус Кирәмәте авылы халкы спортны ярата һәм үзләренә шөгыльләнү өчен шартлар тудыра.
Узган ел авыл активы бадминтон мәйданчыгын төзекләндерде. Быел битараф булмаган, актив тормыш позицияле авыл халкы волейбол мәйданчыгы төзеде. Казу, тимер баганалар кую эшләрен төгәл үлчәп, тырышып эшләделәр.
Хәзер теләгән һәркемнең әлеге спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге барлыкка килде. Җәй көне шәһәрләрдән кайткан яшьләр, яшүсмерләр, якташлар мондый үзгәрешләргә бик шатланалар. Аларның әлеге спорт төрләре буенча ярышлар үткәрү мөмкинлеге барлыкка килде.
Киләчәктә авылда башка спорт төрләрен: баскетбол, футболны үстерергә, алар өчен мәйданчыклар төзергә ниятлиләр.
– Спорт мәйданчыклары булдыруда ярдәм иткәннәре өчен Павел Тимофеевка, Данил Тимофеевка, Макар Бурановка рәхмәт әйтәсе килә, – дип билгеләп үтте активистларны җирле Совет депутаты Алексей Буранов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев