Аксубай районының мактаулы гражданинын 85 яшьлеге белән котладылар
Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов районның Мактаулы гражданины Исмәгыйль Моратшинны юбилее белән тәбрикләде.
Исмәгыйль Хәсән улына 85 яшь тулды. Камил Камал улы юбиляр янына барып, аңа район файдасына куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
– Сез катлаулы вакытта эшләдегез. Үз вакытында авыл хуҗалыгы идарәсенең план-икътисад бүлеген, «Ленин» колхозын җитәкләдегез, Аксубай район советы рәисе, район башлыгының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары, җир комитеты рәисе, лаеклы ялга чыккач районның Иҗтимагый советы рәисе булып хезмәт куйдыгыз. Әмма шул ук вакытта һәрвакыт намуслы җитәкче булып калдыгыз, район тарихына үз өлешегезне керттегез, – дип билгеләп үтте Камил Камал улы.
Район башлыгы районның Мактаулы гражданины Исмәгыйль Хәсән улына истәлекле бүләк тапшырды һәм аның җәмәгате Нәсимә Закир кызына гөлләмә бүләк итте.
Юбилярның хатыны 20 елдан артык район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә Дәүләт техник күзәтчелеге инженеры булып эшләгән, аның район файдасына куйган хезмәт стажы 43 ел.
Камил Камал улы Моратшиннар гаиләсе – хезмәт сөючәнлек, гаилә тормышы һәм балалар тәрбияләү үрнәге, дип билгеләп үтте. Ул юбилярга һәм аның хәләл җефетенә якыннары һәм туганнары даирәсендә озын гомер теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев