Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Аксубай районының Мактаулы гражданины» исемен алды

Район Советы карары белән социаль-икътисадый үсешкә зур өлеш керткәне өчен Виталий Еграшкинга «Аксубай районының Мактаулы гражданины» исеме бирелде.

 

Ул 1947 елның 20 октябрендә Иске Тимошкино авылында туа. Шунда белем ала. Авыл хуҗалыгы белән бәйле һөнәр сайлый – 1970 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын инженер-механик белгечлеге буенча тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген 1970 елда «Победа» колхозында баш инженер булып башлый. Перспективалы яшь белгечне 1980 елда яңа оешкан Калинин исемендәге колхозның рәисе итеп билгелиләр. Җиде елдан соң ул «Мелиорация» ПМКның директоры итеп билгеләнә. Пенсиягә чыкканчы бу предприятиене җитәкли. Биредә аның профессиональлеге, технологик проблемаларны дөрес чишә белүе ачык күренә. Аның эше туфракның сыйфатын яхшыртудан гыйбарәт була. Виталий Васильевич җитәкчелегендәге 122 нче ПМКның хәрәкәтчән механикалаштырылган колоннасы һәрвакыт үз бурычларын сыйфатлы үти. Хәтта 2005 елда совхозлар һәм колхозлар таркалгач та, оешма ябылганчыга кадәр, аның аерым бригадалары район авылларын су белән тәэмин итү белән шөгыльләнүен дәвам итә.

Агросәнәгать комплексы системасында намуслы хезмәте, җирләрне мелиорацияләүне һәм авыл хуҗалыгын су белән тәэмин итүне үстерүгә керткән зур өлеше өчен район җитәкчелегеннән, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан һәм Россия Федерациясеннән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. «Татарстан Республикасының атказанган мелиораторы» дигән мактаулы исемгә ия. Ул Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев