Аксубай районының Кызыл Тау авылында чишмә тирәсе чәчәкләргә күмелгән
Кызыл Тау авылы районда иң матур авылларның берсе. Анда яшәүчеләр халык традицияләрен саклауга һәм табигатькә кайгыртучан мөнәсәбәткә аерым игътибар бирә.
Алар чиста суның табигый чыганакларына бик сак карыйлар. Авылда дүрт-биш чишмә бар.
Кызыл Тауда яшәүчеләр нәкъ менә чишмә суын эчәргә күнеккәннәр. Кышын да, җәен дә аның артыннан чыганакларга йөриләр. Кызыл Тауның аскы өлешендә урнашкан чишмә авыл тормышында аерым урын алып тора. Хөрмәтле хатын-кызлар – Асия Зәйдуллина, Фәүзия Сираҗетдинова һәм Зәмзәмия Шәйхетдинова аны яратып карыйлар. Бу чын традицияләрне саклаучылар: көненә биш тапкыр намаз укырга да, көн саен чишмәгә килеп, территорияне җыештырырга һәм чисталыкны сакларга да вакыт табалар. Аларның чишмә турында кайгыртуы яздан, чәчәк утыртудан башлап көзгә кадәр дәвам итә. Быел чишмә территориясендә алмагачлар утыртканнар. Хатын-кызлар өчен бу бурыч кына түгел, ә иҗади, күңеллгә ятышлы хезмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев