Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының кечкенә авылында Россиянең бөеклеге турында сөйләделәр

Кече Сөнчәле авыл клубында Россия көненә багышланган «Минем бөек Россиям», «Гаилә тарихы — Россия тарихы» күргәзмәсе ачылды.

Экспозициядә авылның Россия дәүләтенең кечкенә өлеше буларак формалашу этаплары, мәдәният үсеше, традицияләрне саклау турында материаллар, танылган якташлар турында картиналар, тарихи материаллар, авылның үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләүче барлык материаллар тупланган.

Күргәзмә белән Сөнчәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар, җирле балалар һәм Кече Сөнчәле кунаклары зур кызыксыну белән таныштылар. Клуб җитәкчесе Вера Уканеева мәдәният учреждениесе буенча экскурсия үткәрде, яшь кунаклар өчен җирлекнең үткәне, туган якны Россиядә данлаган кешеләр турында күп кенә яңалыклар ачты. Кечкенә авылда чиксез Россиянең бөеклеге турында сөйләделәр.

Шулай ук клубта «Россияне рәсемгә төшерәм» рәсемнәр конкурсы һәм «Россия флаглары» акциясе оештырылды, кулга-кул тотынып «Чуаш Уявы» әйлән-бәйләнен уйнадылар.

Фото: Кече Сөнчәле авылы клубы архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев