Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының Иске Татар Адәмсуы җирлегендә төп проблемалар хәл ителгән

Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге Советы утырышы халыкның актив катнашында узды.

Йомгаклау утырышы эшендә район башлыгы Алмаз Мингулов, ТР Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Салават Рәхимов катнашты.

Җирлек башлыгы Рәис Фәйзуллин халыкны узган елгы эш йомгаклары, шулай ук 2026 елга куелган бурычлар белән таныштырды.

Җирлек территориясенә 4 авыл керә, 543 кеше исәпләнә. 2025 елда 2 бала дөньяга аваз салган, 12 кеше вафат булган.

Хисап чорында халыктан 258 мең 800 сум үзара салым акчасы җыелган, Республикадан бүлеп бирелгән акча белән җәмгысе 1 миллион 294 мең сум тәшкил иткән.

2025 елда программалар буенча башкарылган эшләр: Иске Татар Адәмсуы авылында дүрт ел дәвам иткән су трассасы төзелеше төгәлләнгән, су башнясы урнаштырылган һәм койма белән әйләндереп алынган. Иске Татар Адәмсуы авылында ФАП ремонтланган, Яңа Татар Адәмсуы авылында су башнясы куллануга тапшырылган.

Үзара салым акчасы шулай ук кышын юлларны кардан чистартуга, янгын сүндерү машинасын ягулык белән тәэмин итүгә, урам яктырткычлары сатып алуга, авыл эчендәге юлларны төзекләндерүне дәвам итү өчен вак таш сатып алуга тотылган. Такталы авылы урамнарына вак таш җәю 2026 елда башкарылачак.

Такталы авылы зиратында яңа хуҗалык корылмасы төзелгән, әлеге авылда буалар тәртипкә китерелгән, карт агачлар киселгән, 3 фазалы су скважинасы насоска алыштырылган, тагын бер насос сатып алынган. Җирлек территориясендәге эшләрне башкаруда авыл кешеләре дә читтә калмый.

Түбән Майна авылында су трассалары чистартылып, насослар алыштырылган, скважиналар тәртипкә китерелгән, зиратта хуҗалык йорты, челтәрле капка ясалган. Бу эшләрдә Фәнис Хөснуллин кулдан килгәнчә ярдәм иткән. Мәктәп һәм мәчет коллективлары мөселман балалар лагере оештырып, балаларга шатлык бүләк иткәннәр.

Иске Татар Адәмсуында яңа буа кулланышка тапшырылган, су трассасы ремонтланган. Яңа Татар Адәмсуы авылында урам юлларына вак таш җәелгән, карт агачлар киселгән, буа алды чистартылган. Җирлектә “Чистай” ХК халыкны эш урыннары белән тәэмин итә.

Сыер, кәҗә асраучылар – 490500 сум, ат тотучылар – 85 мең сум, кош-корт сатып алучылар 241 мең 545 сум күләмендә субсидия сыйфатында акчалата ярдәм алган. Территориядә ике сөт җыючы эшли. Беренчесе – 126 мең 167 литр сөт җыеп, халыкка – 4 миллион 025 мең 544 сум, икенчесе 123 мең 630 литр сөт җыеп – 1 миллион 680 мең 987 сум акча түләгән.

Мәктәптә 39 укучы белем ала һәм мәктәпкәчә яшьтәге 7 бала тәрбияләнә. Белем бирү учреждениесендә Илһам Камалов җитәкләгән көрәш түгәрәге эшли. Анда районда гына түгел, республика күләмендә танылган яшь көрәшчеләр тәрбияләнә.

Узган елда Иске Татар Адәмсуы мәдәният йортына косметик ремонт ясалган. Бу эштә эшмәкәр Рәмис Таһиров финанс ярдәме күрсәткән.

Җирлек башлыгы Рәис Әхәт улы махсус хәрби операция зонасындагы якташларга ярдәм күрсәтү буенча эшне дәвам иткән волонтерлар адресына рәхмәт белдерде. Утырышта җирлекнең элекке җитәкчесе Энҗе Хөснуллинаның казанышларын билгеләп үттеләр.

Агымдагы елга төп бурычлар – Түбән Татар Майнасы авылында күперне ремонтлау һәм клубны тышлау; Такталыда буаны ремонтлау һәм суүткәргеч трассаны алыштыру; Иске Татар Адәмсуы авылында урта күперне ремонтлау.

Алмаз Мингулов утырыш эшенә йомгак ясады, җирлек Советы эшчәнлеген нәтиҗәле дип бәяләде һәм халыкның сорауларына җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев