Рамазан аеның тәмамлануын билгеләп үттеләр
Мөселманнар бүген Исламның төп бәйрәмнәренең берсен – Ураза бәйрәмен каршы алды
Ул мөселманнар тәүлекнең якты вакытында сәхәрдән ифтарга кадәр бар ризыктан һәм судан баш тартып, вәсвәсәләрдән читләшеп, басынкылыкка һәм тәүбәгә өйрәнеп, ураза тотып һәм догалар укып үткәргән Рамазан ае тәмамланганнан соң билгеләп үтелә.

Аны 624 елда Мөхәммәд пәйгамбәр үзе билгеләгән дип санала. Бәйрәм Рамазан аеның 30 нчы кичендә башлана, мөселман календаре буенча (хиҗри) киләсе айның 1 нче көне шәүвәл ае килә. Һәм Ураза тәмамлануның якты бәйрәме буларак билгеләп үтелә.

Аксубай районы мөселманнары аны бүген мәчетләрдә күмәк догалар, намазлар белән каршы алдылар.
Район башлыгы Камил Гилманов иртән Аксубай бистәсендәге ике мәчеттә булып, мөселманнарны бәйрәм белән котлады.

–Бүген бәйрәм гыйбадәтләрендә балаларның да катнашуы сөендерә. Иман – кеше тормышының төп нигезен тәшкил итә. Барыгызга да тынычлык, яхшылык телим, Аллаһы Тәгалә сезнең тоткан уразаларыгызны һәм догаларыгызны кабул итсен, – дип теләде мәхәллә кешеләренә район башлыгы.

Үзәк Аксубай мәчетендә дин тотучыларны бәйрәм белән район имам мөхтәсибе урынбасары Шакирҗан Сыраев котлады. Ул бәйрәм һәм аның мөселманнар тормышында әһәмияте турында вәгазь сөйләде.
Мөселманнар күмәк намаз укыдылар.

Ураза бәйрәме өч көн дәвам итә. Мәчетләрдә гыйбадәтләр үткәннән соң, мөселманнар вафат булган якыннарывның каберләренә барып, алар рухына догалар кылалар.
Бәйрәм бу көннәрдә һәр мөселман гаиләсендә билгеләп үтелә, алар бәйрәм табыны артында җыелып, Аллаһы Тәгаләгә мактау сүзләре әйтеп һәм иң мөһиме дөньяда тынычлык һәм иминлек урнашуын теләп, догалар кылалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев